Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда РОСИНКАСның 80 еллыгы билгеләп үтелде
Бәйрәм Корстон үзәгендә узды.
(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россиядәге инкассация оешмасының 80 еллык юбилее билгеләп үтелде. Ул Казанның Корстон кунакханәсендә узды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.
Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов әйтүенчә, бәйрәмгә Мәскәүдән, күрше республикалардан кунаклар килгән. Алар өчен инкассация оешмасы эшчәнлеге турында презентация тәкъдим ителде.
“Инкассатор җаваплылыктан курыкмый, ул психологик осталыкка ия булган, һәртөрле ситуациядән чыгу юлын таба алучы кеше. Шунлыктан, безнең оешма белән гади кешеләрнең тормышы бәйле. Инкассация хезмәте бер урында гына тормый, даими алгарышта”, - диде җитәкче.
Презентациядә инкассация машиналары, Камаз машиналарына бронь кую тәкъдим ителде. Инкассация оешмасы ничек ярдәм күрсәтә, аның киләчәген, нинди профессионаллар эшләгәнен, оешманың никадәр җаваплы икәнлеге турында бинаның беренче катында оештырылган күргәзмәдә әйтелде.
“Чын күңелдән шушы олуг бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезнең хезмәтегез кайчак сизелми дә. Чынлыкта исә, сез республикабыз уңышы өчен зур эш башкарасыз. Шушы хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәм”, - дип тәбрикләвен җиткерде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.
РОСИНКАС берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары Владимир Изутин инкассация булмаса, гади товар алу хезмәте дә башкарыла алмас иде дигән фикердә.
“Бәйрәмнең Казанда уздырылу сәбәбе бик гади: хезмәтнең нәтиҗәле һәм даими үсештә булуы ягыннан Татарстан оешмасы лидер булып тора. Коллективның профессиональ булуын аерым билгеләп үтәр идем. Сез клиентларыгыз өчен барлык шартлар тудырасыз, аларга яраклашып эшли беләсез", - диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев дәүләт кесә акчасын теләсә кемгә ышанып тапшыра алмавын искәртеп узды. “Сезнең профессия берничек тә читтә кала алмый. Халыкка хезмәт хакын бер көнгә генә тоткарлап карагыз – ул зур күләмдә югалтуларга китерәчәк. Акча белән идарә итү кыен эш”, - диде ул.
Бәйрәмдә инкаccация ветераннарын, алдынгыларын бүләкләү булды. Шулай ук бер төркем артистлар тарафыннан торган концерт программасы да оештырылды. Тантаналы бәйрәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз