news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда росгвардиялеләр кибетчегә пычак белән янаган ир-атны тоткарлаган

41 яшьлек Казан кешесе супермаркет кассасыннан 25 мең сум акча урлаган.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Казанда росгвардиялеләр кибетчегә пычак белән һөҗүм иткән ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндезге икеләр тирәсендә Фучик урамында супермаркетка ир-ат кергән, 52 яшьлек сатучыга пычак белән янап, кибет кассасыннан 25 мең сум акча алган һәм качкан.

52 яшьлек хатын-кыз росгвардиялеләргә бу хәл турында сөйләгән һәм хокук сакчылары якындагы территорияне тикшерә башлаган. Әлеге ир-ат кайнар эздән тоткарланган.
Ир-атны тоткарлаганнар, пычагын алганнар. Ул “Талау” маддәсе буенча гаепләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100