news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда росгвардиячеләр хәрби ант кабул итте

Казанда росгвардиячеләр хәрби ант кабул итте
Фото: Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте

Росгвардиянең Казан полкы строй плацында яңа хәрби хезмәткә алынучылар тантаналы рәвештә хәрби ант кабул итте.

Полк командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары Артем Гало сөйләвенчә, хәрби ант кабул итү тантанасы Росгвардиянең унъеллыгы һәм хокук тәртибе гаскәрләренең 215 еллыгы билгеләп үтәлә торган елда уза.

«Сез бүгеннән Туган илегезне саклаучы чын хәрбиләр булдыгыз. Халкыбызның тынычлыгы һәм иминлеге сезнең кулда. Бу тантаналы көндә мин солдатларны хәрби ант кабул итүләре белән, ә полкның шәхси составын лаеклы хәрби хезмәткәрләр өстәлү белән чын күңелдән котлыйм!» – дип билгеләде ул.

Тантанадан соң солдатларның әти-әниләрен хәрби часть командованиесе белән очрашу өчен полк клубына чакырдылар. Анда аларга хезмәт узу тәртибе, контракт нигезендә хезмәт итүнең өстенлекләре һәм Росгвардия хәрби югары уку йортларына керү турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot