news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Росгвардия оешкан көн уңаеннан тантаналы чара узды
Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тәбрик итте.
Скопировать ссылку
Рамиль Гали
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген Казанда, "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Россия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләре Федераль хезмәт хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы чаралар узды. Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тәбрик итте.
Илдар Халиков үз чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да котлау сүзләрен җиткерде. "Юкка гына бүгенге тантаналы чара бер минут тынлык белән башланмады. Әлеге хезмәт гомерне куркыныч астына куеп башкарыла. Хәзерге секундта, без зур тантаналы чарада вакытта, сезнең Татарстандагы, илнең калган почмакларындагы хезмәттәшләрегез тынычлык сагында", – дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
Сүз уңаеннан, Росгвардия хезмәте бурычлары рәтенә: иҗтимагый тәртипне булдыру, мөһим объектлар һәм йөкләрне саклау, террорчылык һәм экстремизм белән көрәш, аеруча мөһим һәм режим объектларын саклау кебек вазифалар керә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кайбер хезмәткәрләр идарә тармагы һәм Хөкүмәт бүләкләренә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2