news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Росгвардия хәрбие суга батучы кызны коткарган

Кыз катамаранда селфи ясарга теләгән, әмма ычкынып китеп, суга барып төшкән.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Казанда Росгвардия хәрбие суга батучы кызны коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ике кыз Казанның Җиңү паркындагы күлдә катамаранда йөзәргә карар кылган. Аларның берсе селфи ясарга теләп көймә кырыена баскан, әмма ычкынып китеп, суга барып төшкән һәм бата башлаган. Аның иптәш кызы паникага бирелеп, ярдәм сорап кычкырырга керешкән.

Өлкән лейтенант Алексей Пунько, кычкырган тавышларны ишетеп, ике дә уйлап тормыйча ярдәмгә ташланган. Ул алар янына йөзеп барып, зыян күрүчегә катамаранга күтәрелергә ярдәм иткән һәм көймәне яр буена алып чыккан.

Алексей Пунько кызларга медицина ярдәме кирәкмәвенә инанганнан соң, яңадан үзенең хезмәт вазифаларына керешкән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100