news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Роналд Макдоналд Йорты төзелгәнгә биш ел булды

Бәйрәм кунаклары һәм Гаилә йортында яшәүчеләр күңел ачу программаларында катнашкан.

Казанда Роналд Макдоналд Йорты төзелгәнгә биш ел булды
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Балалар республика клиник хастаханәсендә балалары дәваланучы гаиләләр яши торган Роналд Макдоналд Йорты гаилә кунакханәсендә бишьеллык юбилей хөрмәтенә зур бәйрәм узды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәм кунаклары һәм Гаилә йортында яшәүчеләр күңел ачу программаларында катнашкан. Алар танылган шеф-пешекчеләр җитәкчелегендә бәйрәм ризыклары әзерләгәннәр.

Татарстан Республикасың Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» дигән хатын-кызлар-депутатларның берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АКБО генераль директоры Азат Кадыйров, БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов һәм БРКХ Ветераннар Советы Рәисе Дамир Галиев, сәламләү сүзләре белән һәм уңышлар теләп, кунаклар алдында чыгыш ясадылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100