Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда роботлы спектакль куелачак: Туфан Имаметдинов пьеса язарга старт бирде
«Соф(т) татарча» дип аталган драматурглар лабораториясен Тукай музее һәм Тинчурин театры уздыра.
Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова «Апуш» роботы катнашындагы драматурглар лабораториясенә старт бирде.
«Нәрсә эшләргә белмәсәң, Тукайга мөрәҗәгать ит. Быелгы цифрлаштыру елында без Тукай музеендагы робот катнашында спектакль чыгарырга телибез», – дип яңа лабораториягә старт бирде Туфан Имаметдинов.
Режиссер «Соф(т) татарча» дип аталган драматурглар лабораториясе кысаларында робот белән өлкән буын артистларын берләштергән спектакль чыгарырга хыяллануын әйтте. Шуңа да ул биш өлкән буын артистының катнашуын лабораториянең шарты итеп куйды. Чөнки театрларда өлкән буын артистларына роль җитмәү проблемасы бар. «Теләсәгез, ике яшь артист өчен дә роль яза аласыз», – дип өстәде ул.
Драматурглардан комедия яки трагикомедия жанрындагы әсәр көтәләр. Авторлар өчен тел чикләүләре юк, әмма татар телендә язылуы аеруча хуплана.
«2018 елның 30 августыннан бирле музейда яңа хезмәткәр – «Апуш» исемле робот эшли. Ул татар, рус һәм инглиз телләрендә музейның алты залы буйлап экскурсияләр уздыра. Ул татар телендә сөйләшүче дөньядагы бердәнбер робот дип беләм», – дип робот белән таныштырып узды Гүзәл Төхвәтова.

Лабораториядә катнашучылар 30 июньгә кадәр синопсис язарга тиеш. Ягъни сюжет линиясе, төп персонажлар, финал билгеләнә. «Драматурглар өч сәхнә язса, шул җитә. Без кешенең хезмәтен һәм вакытын хөрмәт итәбез, алдан ук пьеса язып вакытын сарыф итмәсен», - дип аңлатты Туфан Имаметдинов.
Катнашучылар арасыннан синопсислар буенча бер җиңүче билгеләнә һәм ул 15 сентябрьгә пьесасын язып өлгертергә тиеш. 15 сентябрь – театр сезоны ачылган көнне Кәрим Тинчуринның туган көнендә пьеса артистлар белән укылачак.
Фото: © Автор фотосы
Әлегә спектакльнең кайда уйналачагы турында төгәл генә мәгълүмат юк. Тинчурин театры спектакльне үзенең зур сәхнәсендә күрсә, Тукай музее роботны музей диварлары эчендә эшләтү яклы, Гүзәл Төхвәтова роботның төзеклеге өчен борчыла..
«Соф(т) татарча» драматурглар лабораториясендә катнашучылар белән Тукай музеенда беренче экскурсияне «Апуш» исемле әлеге робот уздырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз