news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» китабын тәкъдим иттеләр

Казанда Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» китабын тәкъдим иттеләр
Салават Камалетдинов

Бүген Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Чара «Китап club» ресторанында узды. Чарада авторның туганнары, дуслары, якыннары, танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары катнашты.

Китапта Роберт Миңнуллинның яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланма әсәрләре урын алган.

Салават Камалетдинов

Шагыйрь Ленар Шәех китапның исеме авторның күңел халәтенә бәйле булуын әйтте. «Бу - Роберт Миңнуллин әзерләп калдырган соңгы китап. Бик җылы җыентык булып чыкты. Китапның исеме юкка гына «Мәхәббәтле көзләрем» дип аталмый. Көз - шагыйрьнең күңел халәте. Китапның әһәмияте - ул авторның үз куллары белән аны туплап, тапшырып калдыруы», – диде ул.

Салават Камалетдинов

Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Клара Миңнуллина әйтүенчә, китапның бастырылуы иренең туган көненә зур бүләк булган. «Быел Робертның китүенә 3 ел булды. Аның 1 августта 75 еллык юбилее булачак, Алла боерса. Әлеге китапның чыгуы - беренче бүләк булды. Ул аны ничек әзерләгәне әле дә исемдә. 700 битлек булып чыгар дип үзе дә уйламагандыр ул», - дип сөйләде ул.

Ул китапның электрон вариантын чын китап итеп кабул итә алмавын белдерде. «Кызганыч, Роберт китабы чыгуын күрә алмады. Китапның электрон варианты бар икәнен белә идем. Әмма аны чын китап дип күз алдына китерә алмадым. Минем өчен китап - ул тере әйбер. Кәгазь вариантта чыгуын мин аның бик көттем», - дип йомгаклады ул.

Салават Камалетдинов

«Роберт абый һәр нәрсәне яратып башкарды. Аның беренче шигырьләр китабы 1976 елда дөнья күргән иде. 110нан артык китап аның кула аша узып, дөньяга таралды. 80 артык шигырьләр китабы бар. Минем исәпләвем буенча, әлеге китап аның 82нчесе», - диде Роберт Миңнуллинның энесе - Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100