news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган кичә оештырылды

Казанда Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган кичә оештырылды
Фото: «Татар-информ»га Нуридә Насыйбуллина тәкъдим итте

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның туган көне уңаеннан «Яратыгыз туган илебезне, Яратыгыз туган телебезне. ..» дип аталган искә алу чарасы узды.

«Казан шәһәре Яңа Савин районы 405нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Балалар шагыйрьгә багышланган күргәзмәдә халыкка аеруча киң танылган әсәрләре (татар, рус, инглиз телләрендә), аның тормышы һәм иҗаты турындагы мәкаләләр, шулай ук шагыйрь хакында әйтелгән фикерләр, аңа багышлап язылган шигырьләр, әсәрләре, әдипнең гаилә фотосурәтләре белән танышты, үзләре дә Роберт Миңнуллин шигырьләрен яттан сөйләде. Чара шагыйрь сүзләренә язылган «Яратыгыз туган илебезне» җыры белән тәмамланды», – дип сөйләде «Татар-информ»га китапханәнең Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина.

Аның фикеренчә, Роберт Миңнуллинның ялкынлы иҗаты халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр.

news_right_1
news_right_2
news_bot