Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган бәйрәм концерты оештырылачак
29 август көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының халык шагыйре, тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган «Яшәргә икән, яшәргә!» дип аталган бәйрәм концерты оештырыла.
Роберт Миңнуллин шагыйрь буларак милләт язмышын кайгыртучы, милләтара дуслыкка күпер салучы шәхес иде. Тормышның мәгънәсен, тәмен тоеп яшәве күпләр өчен үрнәк булды. Роберт Миңнуллинның лирикасы бик тә популяр. Аның шигырьләрен яшьләр дә, өлкән буын да яратып укыды һәм укый. Шагыйрь үзе ия булган гаделлек, тырышлык, хезмәт сөючәнлек, гадилек, укымышлылык, җор теллелек, кешелеклелек кебек сыйфатлар аның шигырләрендә дә төп урынны алып тора, иҗатының төп асылын чагылдыра. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Роберт Миңнуллинның көйгә салынган сүзләре милләтебезгә хезмәт итүдән туктамаячак. 29 август көнне артистларыбыз матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерәчәк. Бу көнне бәйрәмдә катнашучы артистларның күбесен сәхнәдә таныткан Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар да яңгырыячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз