news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы куелачак

Истәлек тактасы Толстой урамындагы 16а йорт стенасында була.

Казанда Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы куелачак

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Казанда халык шагыйре Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы куелачак. Татарстан Министрлар кабинетының шул хактагы карарының проекты хокукый документларның рәсми порталында чыкты.

Истәлек тактасы Казанның Толстой урамындагы 16а йорт стенасына куелачак. Анда рус һәм татар телләрендә түбәндәге текст булачак, диелә документта.

«Бу йортта 2000 — 2020 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин яшәде», дип язылачак.

Әлеге тәкъдим белән Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге чыккан.

Документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100