news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган халыкара конференция була

Чара КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак.

Казанда Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган халыкара конференция була
Рамиль Гали

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 11-12 октябрь көннәрендә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Шәрык һәм гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә институтның татар әдәбияты кафедрасы белгечләре хәбәр итте.

11 октябрь көнне 14:00 – 15:30 сәгатьтә Роберт Миңнуллин белән очрашу һәм китапларының презентациясе булыр дип көтелә. 12 октябрьдә 10:00 – 11:00 сәгатьтә Халыкара конференциянең институтның өченче катында урнашкан актлар залында тантаналы ачылышы, шунда ук 11:00-13:00 сәгатьтә “Шәрык һәм гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате” конференциясенең пленар утырышы булачак. Соңыннан конференциянең секцияләре эшләячәк.

Пленар утырышның модераторлары: Баку дәүләт университетының профессоры Рәмис Әскәр, И.Н.Ульянов исемендәге Чувашия дәүләт университеты профессоры Виталий Родионов һәм КФУ профессоры Фоат Галимуллин.

  • Чара Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан, Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты һәм Әзербайҗан республикасының милли фәннәр академиясе катнашында оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100