Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Роберт Әхмәтҗанов иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте
Шагыйрь Роберт Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә Тинчурин театрының Кече залында үтте. Кичәнең сценарий авторы Илсөяр Иксанова белән режиссер Лилия Әхмәтова кичәне шагыйрьнең «Җәяүле күбәләк» шигыре белән атаганнар.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үз чыгышында Роберт Әхмәтҗанов турында сөйләгәндә бөек француз шагыйре Шарль Бодлерның «Альбатрос» дигән шигырен искә төшерде.
«Альбатрос киң канатларын җәеп һавада оча – гаҗәеп күркәм күренеш. Шуннан матрослар аны атып төшерәләр дә, ул палубада канатларын өстерәп очарга талпына, бу күренешне гүзәл дип әйтеп булмый. Роберт Әхмәтҗановның «Җәяүле күбәләк» шигырен һәм шул турыда фәлсәфәсен укыгач шул альбатрос күз алдына килә. Чыннан да, Роберт Әхмәтҗановның язмышы да Бодлерның «Альбатрос»ына туры килә бугай», – диде ул.
«Роберт Әхмәтҗанов искиткеч олуг талантлы шагыйрь иде. Шактый еллар элек бакыйлыкка күчсә дә, аның шигърияте безнең белән. Татар шигърияте яшәгәндә ул, йөзек кашы кебек, төрле яктан нурларын чәчәр», – дип дәвам итте Ркаил Зәйдулла.
Ул «шагыйрьнең биографиясе шигырьләрдә» дип искәртеп Роберт Әхмәтҗановның тәрҗемәи хәле белән таныштырып үтте. «Кайда гына эшләсә дә, ул шигърият белән яшәде, шигърият булып яшәде», дип нәтиҗә ясады.

«ХХ гасыр поэзиясе турында сүз барганда Роберт Әхмәтҗанов аерым урын алып тора. Аның исеме татар әдәбияты мирасында зур хәрефләр белән язылган һәм, әлбәттә, безнең төп бурычларыбызның берсе – аның исемен мәңгеләштерү, иҗатын балаларыбызга җиткерү», – диде Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Кичә дәвамында төрле театрлардан чакырылган артистлар Роберт Әхмәтҗановның шигырьләрен укыдылар. Тинчурин театрыннан Артем Пискунов, Түбән Кама театрыннан Гүзәл Шәмәрданова, Кариев театрыннан Айрат Шамс, Ләйсән Большова, Камал театрыннан Фәннур Мөхәммәтҗановлар шагыйрьнең шигырьләрен укыды.

Роберт Әхмәтҗанов шигырьләренә язылган татар җыры тарихына кереп калган «Кояшларың белән кил син миңа», «Минутларны ни саныйсың» җырларын Алмас Хөсәенов башкарды. Асыльяр «Якты елга» җырын башкарды. Рөстәм Насыйбуллин «Саумы, кояш!» җыры искә төшерде.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз