news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ркаил Зәйдулланың яңа шигырь китабы тәкъдим ителә

Шигырь кичәсен "Татар-информ" аша онлайн карарга мөмкин.

Казанда Ркаил Зәйдулланың яңа шигырь китабы тәкъдим ителә
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Иң популяр татар шагыйре "Казан" милли-мәдәни үзәгендә яңа шигырь китабын тәкъдим итү кичәсен үткәрә. Ркаил Зәйдулланың шигырьләрен тыңларга зал тутырып халык килгән. Ə инде кичәгә килү мөмкинлеге булмаганнар бу чараны "Татар-информ" аша онлайн карый ала.

Яңа китап турында беренче сүзне аның редакторы, үзе дә шагыйрь Галимҗан Гыйльманов әйтте. Ул Ркаил Зәйдулланың Милли шагыйрь булуын искәртеп, китапта шагыйрьнең лирик шигырьләре туплануына басым ясады. Ркаил Зәйдулла иҗатының яңалыгы буларак, китапта интим мәхәббәт лирикасы булуын әйтте.

Алып баручылар кичәнең бер китапны тәкъдим итү белән генә чикләнмичә, иҗат кичәсе буларак киңәйтелүен вәгъдә иттеләр. Димәк, Ркаил Зәйдулланы драматург буларак та, тәрҗемәче буларак та күрү мөмкин булачак. Сәхнә артында "Алтын битлек" лауреаты Нурбәк Батулланы, Минзәлә театрының яшь, талантлы артисты Рөстәм Зиннуровны очратырга мөмкин. Димәк, аларны сәхнәдә көтәбез.

Залда шагыйрьнең якташлары һәм иң кадерле кунак булып әнисе Гөлинә Зәйдуллина утыра.

Кичәне Айгөл Нәбиуллина белән Идел Кыямов алып бара.

Фойеда Ркаил Зәйдулланың ике китабы сатыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100