news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ризаэтдин Фәхретдиннең «Мәшһүр хатыннар» хезмәте кабаттан бастырылачак

Соңгы тапкыр ул 1904 елда Оренбургның «Бертуган Кәримовлар» нәшриятында чыккан булган.

Казанда Ризаэтдин Фәхретдиннең «Мәшһүр хатыннар» хезмәте кабаттан бастырылачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Якын арада татар әдибе, тарихчы һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең «Мәшһүр хатыннар» хезмәте нәшер ителәчәк.

«Китапта авторның шәрехләмәләре бирелгән, ислам дөньясында танылган 500дән артык хатын-кызның биографиясе тупланган. Гайниҗамал Яушева, Мәһрүбҗамал Акчура, Маһри Баруди, Мөхлисә Бубый, Фатима Аитова кебек татар гүзәл затларыбыз да бар», — диде филология фәннәре кандидаты Алсу Хасавнех.

Аның сүзләренчә, әлеге китап соңгы тапкыр 1904 елда Оренбургның «Бертуган Кәримовлар» нәшриятында бастырылган.

Ризаэтдин Фәхретдин (13 гыйнвар 1859 ел, Кичүчат, Самара губернасы – 12 апрель 1936 ел, Уфа) – тарихчы, әдип, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе. Ризаэтдин Фәхретдин йөзләгән хезмәтнең авторы.

«Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Ризаэтдин Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Шулай ук «Шура» журналында аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100