news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ришвәт өчен Эчке эшләр министрлыгының элеккеге тикшерүчесен хөкем итәчәкләр

Тикшерү барышында ул үз гаебен тулысынча таныган

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча тикшерү бүлегенең элеккеге тикшерүчесе 27 яшьлек С. Е.ка карата җинаять эше Казанның Вахитов районы судына тапшырылган. Ул ришвәтчелектә гаепләнә, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.

Тикшерү фаразлаганча, 2014 нче елның июлендә С.Е. ике кеше үлеме белән төгәлләнгән юл-транспорт һәлакәте турында җинаять эшен тикшергән. Хезмәт вәкаләтләреннән файдаланып, ул 73,5 мең сумлык өч смартфонга алмашка гаепләнүчене сак астына ябу турында чик чарасын сайламаска тәкъдим итә. Һәлакәттә гаепләнүче тикшерүче тәкъдименә ризалаша, әмма аннан соң барыбер хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Берничә атна узгач, быел сентябрьдә, С.Е. ришвәт алганда кулга алына. Тикшерү барышында ул гаебен тулысынча таный. Аңа карата сак астында тоту рәвешендә чара кулланылган. Тикшерү органнарындагы хезмәтеннән чыгарылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot