Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ришвәт алуда шикләнелүче полиция бүлеге башлыгы урынбасары кулга алынды
Әгәр полиция хезмәткәренең гаебе исбатланса, улы эчке эшләр органнарыннан куылачак, ә турыдан-туры җитәкчеләрне катгый дисциплинар җаваплылыкка тартачаклар.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ришвәт алуда шикләнелүче полиция бүлеге башлыгы урынбасары кулга алынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
Чыганак мәгълүматлары буенча, Илназ Ситдыйков — «Сафиуллина» полиция бүлеге башлыгы урынбасары кулга алынган. Аның кабинетында тентүләр узды.
Агентлык мәгълүматлары буенча, Ситдыйков һәм тагын берничә полиция хезмәткәре «Суконовские» җинаятьчел төркеме — зур булмаган кибетләр һәм түләүле машина кую урыннары төркеменең легаль булмаган бизнесын «түбәләүдә» шикләнелә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзер ведомствода, «Сафиуллин» полиция бүлеге башлыгы урынбасары ришвәт алуда шикләнелүгә сәбәпле, тикшерү үткәрелә.
Әгәр полиция хезмәткәренең гаебе исбатланса, улы эчке эшләр органнарыннан куылачак, ә турыдан-туры җитәкчеләрне катгый дисциплинар җаваплылыкка тартачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз