news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Рифхәт Якуповның фотокүргәзмәсе ачыла

14 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Рифхәт Якуповның «Курай көйләре» дип исемләнгән фотокүргәзмәсе ачыла.

Экспозициядә татар халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдыручы 40 эш тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

ТР Фотографлар берлеге Рифхәт Якуповны татар халкының мәдәни мирасын саклауга һәм заманча милли театрның фотоязмасына зур өлеш кертүе өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итә.

Рифхәт Якупов – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР Журналистлар берлеге һәм ТР Фотографлар берлеге әгъзасы.

Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла. Күргәзмәгә 1 майга кадәр килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot