news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда РФ Президенты кубогында катнашучылар авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды

Ростов-на-Донуда Дубайдан кайтучы Boeing 737-800 самолеты һәлакәткә юлыгып, аның бортындагы 62 кешенең гомере өзелде

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Кристина Иванова). Казанда башланган авыр атлетика буенча РФ Президенты Кубогында катнашучылар бүген Ростов-на-Донуда авиаһәлакәттә үлүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алды.

Турнир ачылышы алдыннан кунаклар һәм катнашучылар басып фаҗиганең 62 корбанын бер минут тынлык белән искә алды.

Искәртәбез: Дубайдан Ростов-на-Донуга рейс кылган Boeing 737-800 пассажир самолеты шимбә 3.42дә һәлакәткә юлыкты. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, лайнер бортында 62 кеше булган - 55 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы. Алар барысы да һәлак булган.

РФ Президенты кубогы Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарына сайлап алу этапларының берсе санала. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр 5әр мең доллар алачак, гомум зачетта җиңгән команда Россия Президенты кубогы белән бүләкләнә. Ярышларда 11 илдән 40ка якын спортчы катнаша. Турнир 2011 елда гамәлгә куелган һәм ел саен үткәрелә. Казан бу ярышларны беренче тапкыр кабул итә.      

news_right_1
news_right_2
news_bot