Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда РФ Президенты Кубогы турниры категорияләренең берсендә россиялеләр иң уңышлысы булды
Шул исәптәге 2 нче урын алган спортчы зачеттан тыш чыгыш ясады
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Кристина Иванова). Россиялеләр Казанда авыр атлетика буенча РФ Президенты Кубогы турнирында 94 килограммга кадәрге авырлыкта призлы урыннарның барысын да алды.
Катнашкан 9 спортчының 3есе Россия исеменнән чыгыш ясап, төп көрәш нәкъ менә россиялеләр арасында барды. Шул рәвешле, тоталда 375 килограмм (ыргымда 170 һәм этеп күтәрүдә 205 ) нәтиҗә белән Адам Малигов икенче булды. Турнир пьедесталының иң югары баскычына аның инде икенче ел рәттән басуы. Икенче урында 361 килограмм (160 һәм 201) белән - Ринат Киреев. Ул зачеттан тыш чыгыш ясады, аның өчен иң мөһиме халыкара квалификацион турнирда катнашу иде. Җыеп кына әйткәндә, ул күрсәткән нәтиҗә рәсми зачетка кермәде, бүләкләү тантанасында да ул булмады. Кареев нәтиҗәсеннән нибары 1 килограммга гына яхшырак нәтиҗә күрсәткән Виктор Гетц (160 һәм 200) икенче урын алды. "Бронза" АКШ вәкиле Анжело Бианкода – 327 килограмм (145 һәм 182).
Бүләкләү тантанасы РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных катнашында үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз