news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда РФ Президенты Дмитрий Медведев катнашында илдә спортны үстерү мәсьәләләре карала

РФ Президенты карамагындагы Физик культура һәм спортны үстерү Советы һәм Россия Олимпиячеләренә ярдәм күрсәтү фондының уртак утырышы башланды

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында РФ Президенты карамагындагы Физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарына һәм XI кышкы Паралимпия уеннарына, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага, футбол буенча 2018 елда дөнья чемпионатына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча Совет белән Россия Олимпиячеләренә ярдәм күрсәтү фондының уртак утырышы үткәрелә. Анда РФ Президенты ярдәмчесе Александр Абрамов, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасарлары Александр Жуков һәм Дмитрий Козак, РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, гомумроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре һ.б. - барлыгы 6 дистәләп вазифаи зат катнаша.

Совет утырышы 2012 елда Лондонда узачак XXX Олимпия уеннары һәм XIV җәйге Паралимпия уеннары, шулай ук 2014 елда Сочида үтәчәк XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннарына РФ җыелма спорт командаларын әзерләүнең барышына багышлана. Шулай ук спорт әзерлегенең формаларын һәм методларын камилләштерү, җыелма командалар эшчәнлегенең медик-биологик яктан тәэмин ителеше, спортчыларны, тренерларны, җыелма командаларның белгечләрен матди кызыксындыру системасын үстерү хакында сүз бара. Бу мәсьәлә буенча В.Мутко һ.б. чыгыш ясый.

Дмитрий Медведев исә утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать белән чыкты, шушы төп мәсьәләдә фикерләрен белдерде. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot