news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда РФ Пенсия фондының Идел буе федераль округы төбәк бүлекләренең семинар-киңәшмәләре башлана

Казанда РФ Пенсия фондының Идел буе федераль округы төбәк бүлекләренең семинар-киңәшмәләре башлана

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Иртәгә Казанда РФ Пенсия фондының Идел буе федераль округы төбәк бүлекләренең өч көнлек семинар-киңәшмәләре башлана. Семинарның темасы – “Пенсияләрне бердәм акча түләүләре һәм аерым категория гражданнарына өстәмә айлык түләүләрне яңадан исәпләү һәм түләүләрне оештыру”.

ТР Министрлар Кабинетының социаль үсеш бүлеге башлыгы Сәрия Сабурская «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүенчә, семинар-киңәшмәдә РФ Пенсия фондының Идел буе федераль округы субъектлары бүлекләренең барлык рәисләре дә катнашырга тиеш. РФ Пенсия фондының ТР Буенча бүлеге җитәкчесе Айрат Шәфигуллин Татарстанның клиентлар хезмәте эшчәнлеге турында, РФ Пенсия фондының Оештыру, пенсия билгеләү һәм түләү департаменты башлыгы Андрей Пудов пенсия түләү өлешендә документлар әйләнешен камилләштерү турында, доклад белән чыгыш ясаячак. Моннан тыш, РФ Пенсия фондының Түбән Новгород өлкәсе, Чуашия Республикасы бүлекләр җитәкчеләре тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Ижевск белгечләре коллегалары хөкеменә тиздән Удмуртиядә гамәлгә куелачак үзәкләштерелгән пенсия билгеләү буенча пилот проектын тәкъдим итәчәк. Семинар-киңәшмә 11-14 октябрьдә Казанның “Наратлык” шифаханәсендә үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot