news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда РФ финанслар министры катнашында 2014 елгы ТР бюджеты үтәлешенә нәтиҗә ясыйлар

Агымдагы елда ТР ның консолидацияләнгән бюджетына керемнәр 180 млрд сум булыр дип көтелә

 (Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлев). Агымдагы елда ТРның консолидацияләнгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 180 млрд сум булыр дип көтелә. Бу хакта бүген республиканың финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясендә республика финанслар министры Радик Гайзатуллин белдерде.

Коллегия бүген Казанда уза, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия финанслар министры Антон Силуанов катнаша. Киңәшмә 2014 елда ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенә якынча нәтиҗәләр һәм 2015 елга бурычлар темасына багышланган.

Республика финанслар министры билгеләп узганча, агымдагы елда ТР территориясеннән 752 сум күләмендә салымнарны, керемнәрне, таможня җыемнарын һәм пошлиналарны, бюджеттан тыш фондларга күчерелгән акчаларны мобилизацияләү көтелә. Шул исәптән 403 млрд сум салым һәм салым булмаган керемнәр тәшкил итә, аның 223 млрд сумы (57 процент) федераль бюджетка юнәлдерелә. Ә 180 млрд сумы (43 процент) ТР ның консолидацияләнгән бюджетына күчерелә.

Р.Гайзатуллин белдергәнчә, 2010 елдан башлап ТР территориясеннән федераль бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәрне күчерү ике тапкырдан да арткан (115 млрд сумга), республика бюджетына керемнәрне мобилизацияләү 1, 6 тапкыр (69 млрд сумга).

Татарстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында төбәкнең консолидацияләнгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр мобилизацияләү буенча ел саен лидерлык позициясен били.

2010 елның 10 аенда ТР да салым һәм салым булмаган керемнәр үсеше 108 процент тәшкил итә. ИФО буенча уртача күрсәткеч - 106 процент.

2014 елда республика бюджетына шәхси керемнәр күләме 145 млрд сум тәшкил итәчәк, җирле бюджетларга – 35 млрд сум.

Р.Гайзатуллин сүзләренә караганда, IV кварталда керемгә салым, оешма милкенә салым, нефть продуктлары акцизлары һәм физик затлар керемнәренә салым үсеше темплары акрынаю күзәтелә. Соңгы салым буенча соңгы берничә елда үсеш дәрәҗәсе иң түбәне. Министр сүзләренә караганда, салым керемнәренең үсеше акрынаю IV квартал бюджетына керемнәр күләменә тискәре йогынты ясый. ТР Финанслар министрлыгы фаразларына караганда, физик затлар керемнәренә салым һәм башка салымнар буенча киеренкелек 2015 елда да керемнәргә тискәре йогынты ясаячак.

Чыгымнар буенча бюджет үтәлеше социаль юнәлештәге проектларга бәйле. Бюджетта беренчел һәм социаль юнәлештәге чыгымнар 63 процентка җиткән. Хезмәт хакы күләме дә сизелерлек артты, дип билгеләп үтте министр.

2014 ел нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт бурычы 91,6 млрд сум тәшкил итәчәк. ТР финанс министры ассызыклаганча, бу бюджетка тискәре йогынты ясамый, чөнки аның күп өлеше реструктризацияләнгән. ТР бюджеты бурычы ел саен кими, дип белдерде министр.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ финанслар министры Антон Силуановка бурычны реструктуризацияләү һәм республиканың федераль бюджеттан алган кредит ставкаларын 0,5-0,1 процентка киметү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Р.Гайзатуллин 2015 елга бурычлар турында сөйләгәндә, бюджет үтәлеше бик катлаулы булачак, дип билгеләп үтте. Министр өстенлекләр буларак, бюджет керемнәрен үстерү, салымнарны җыеп бетерү, халыкка түләүле хезмәт күрсәтү керемнәрен җәлеп итү эшләрен көчәйтү, дәүләт һәм муниципаль милекне нәтиҗәлерәк файдалану буенча чаралар үткәрүне атады.

Аерым алганда, чыгымнар өлешендә, нигездә, Татарстан Президенты юлламасында куелган бурычларны үтәү, республиканың күпчелек дәүләт федераль программаларда катнашуы, бюджет дисциплинасын яхшырту, хезмәт хакын һәм беренчел чыгымнарны өстенлекле финанслау, диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100