news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда РФ Дәүләт Думасы карамагындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы күчмә утырышы узды

В.Черкесова сүзләренчә, гомумроссия күләмендәге чараларны төбәкләрдә үткәрү иң уңышлы инициативалар һәм проектлар белән танышырга мөмкинлек бирә

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда РФ Дәүләт Думасы карамагындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы ТР Дәүләт Советында күчмә утырышын уздырды. Утырышны РФ Дәүләт Думасы депутаты, Иҗтимагый палата рәисе Виктория Черкесова алып барды. Фикер алышуларда Дәүләт Думасының Яшьләр эшләре комитеты рәисе Павел Тараканов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, экспертлар катнашты. Виктория Черкесова сүзләренчә, гомумроссия күләмендәге чараларны төбәкләрдә үткәрү алардагы иң уңышлы инициативалар һәм проектлар белән танышырга мөмкинлек бирә.
Утырыш башында В.Черкесова Иҗтимагый палата исеменә РФ Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов, РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко һәм РФ Федераль Җыенының Яшьләр эшләре һәм туризм буенча комиссиясе рәисе Владимир Жидкихтан җыен адресына тәбрикләүләр килүен хәбәр итте. Күчмә утырышта катнашучыларга РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Светлана Журованың сәламләве җиткерелде.
Павел Тараканов, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Иҗтимагый палата кысаларында җитәрлек эш башкарылганын, алардан кергән тәкъдимнәрне тормышка ашырырга мөмкин булуын белдерде. “Сез безнең илдәге яшьләр парламентаризмы институтын тәшкил итәсез. Сезнең эшләрегезгә карап, яшьләр парламентаризмына бәя биреләчәк. Сез җаваплылык хисе тоеп эшләргә, яшьләрнең бердәм командасы булырга тиеш”, - диде П.Тараканов. Аларның сәяси тормыштагы мәсьәләләрдән, РФ Президенты Дмитрий Медведев билгели торган өстенлекле юнәлешләрдән һәрвакыт хәбәрдар булырга тиешлеген искәртте.
Римма Ратникова үз чыгышында дәүләтнең яшьләр сәясәте өчен бик күп нәрсә эшләвен белдереп, республика Яшьләр иҗтимагый палатасы эшчәнлеге белән таныштырып үтте. “Бу яшьләр өчен законнар эшләргә өйрәтә торган мәйданчык булып тора һәм зур җаваплылык таләп итә”, - диде ул.


РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат (ул Россия парламентының Физик культура һәм спорт комитет рәисе урынбасары булып тора) Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, РФ Дәүләт Думасы карамагындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының күчмә утырышы Казанда узуы төбәкләрдәге эш тәҗрибәсенә карата кызыксыну булуын күрсәтә. Ул Казанда 2013 елга Универсиадага әзерлек мәсьәләләре белән таныштырып үтте. Универсиаданың спорт кына түгел, мәдәни аралашу булуын да белдерде.
Бүгенге утырышта Иҗтимагый палата вәкилләре Россия Федерациясенең “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”, “Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү һәм әйләнешен дәүләт тарафыннан көйләү турында”, “Яшьләр һәм балалар иҗтимагый оешмаларына дәүләт ярдәме турында” законнарына үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Җыенда экспертлар буларак катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан әлеге закон проектларын ахырына кадәр эшләп бетерү зарурлыгын билгеләп үтте.
Күчмә утырышта шулай ук РФ Федераль Җыены Советы карамагындагы Яшьләр парламент ассамблеясы белән РФ Дәүләт Думасы карамагындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы арасында килешү төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100