news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда РФ Дәүләт Думасы депутатлары «Барселона» клубы ветераннары белән футбол уйный

Уеннар «Рубин» һәм «Барселона» Чемпионнар лигасы алдыннан оештырыла

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 4 ноябрь көнне 16.00 сәгатьтә Борис Грызлов җитәкчелегендә РФ Дәүләт Думасы депутатлары «Барселона» футбол клубы ветераннары белән дуслык матчы уздыра. Казан Үзәк стадионының җиңел атлетика манежында булачак әлеге уеннар «Рубин» һәм «Барселона» Чемпионнар лигасы алдыннан оештырыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

 Искәртеп үтәбез: «Рубин» - «Барселона» уеннары 4 ноябрь көнне 20.30 сәгатьтә башланачак. «Барселона» исә, үзендә оттырганга, хатасын төзәтү максатында, иң көчле составында килгән һәм 19 футболчы инде Казанда. Испания чемпионын рухи ныгытыр өчен футбол клубы иң тугры 80 җанатарына урын калдырткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100