Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Резидә Шәрәфиева истәлегенә концерт оештырылачак
ТР башкаласында озакка сузылган авырудан соң вафат булган Татарстанның халык артисты Резида Шәрәфиева истәлегенә зур концерт оештырырга телиләр. Бу хакта җырчының якын дусты, Бөтендөнья татар конгрессының ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи хәбәр итте. Аның сүзләрен ТНВ китерә.
Гөлназ Шәйхи сүзләренчә, бу хәтер кичәсе генә булмаячак, чөнки 2026 елның гыйнварында аның юбилее булыр иде.
«Мин «Чулпан» мәдәният үзәге директоры белән 10 гыйнварга килештем инде. Бу көнне хәтер көне дә, 60 яшьлек юбилей да булачак», - диде Шәйхи.
Концертта Равил Галиев, Рәсим Низамов, Фердинанд Сәлахов һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз