Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда режиссер Празат Исәнбәткә мемориаль такта ачыла
Истәлекле такта Татарстан урамындагы 7 нче йортка куела, әлеге йортта Празат Нәкый улы Исәнбәт 1981-2001 елларда яшәгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”) 20 декабрьдә Казанда Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, күренекле режиссер Празат Исәнбәткә мемориаль такта ачу тантанасы була. Истәлекле такта Татарстан урамындагы 7 нче йортка куела. Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге йортта Празат Нәкый улы Исәнбәт 1981-2001 елларда яшәгән. 14.00 сәгатьтә башланачак искә алу чарасында режиссерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашыр дип көтелә. Мемориаль тактаның авторы - Фәриз Фәсхетдинов.
Празат Исәнбәт 1927 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә танылган татар язучысы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә туа. 1944-1949 елларда Мәскәү театр институтында актерлык һәм режиссерлык факультетларында белем ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз