news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Резеда Вәлиеваның юбилей кичәсе узачак
Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрә, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Вәлиеваның 80 еллыгына багышланган иҗат кичәсе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрә, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Вәлиеваның 80 еллыгына багышланган иҗат кичәсе узачак.
Резеда Вәлиева 1930 елның 1 маенда дөньяга килә. 1952 елда Казан дәүләт университеты тәмамлаганнан соң, Татар китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөхәррире булып эшли. 1950 елларда - яза, 1960 елларда шигырьләрен бастыра башлый. Бүгенге көндә аның 40ка якын шигырьләр, поэмалар, әкиятләр, табышмаклар җыентыгы билгеле. Аның иҗатында табигатькә, туган якка мәхәббәт, эчкерсез саф хисләр ачыла.
Резеда Вәлиеваның күп кенә шигырьләренә музыка язылган. Мәсәлән, аның сүзләренә язылган «Чык син иркәм, Идел буйларына», «Сүнде мәхәббәт, сүрелде күңел», “Оч син җырым” дип исемләнгән лирик җырлары халыкка яхшы таныш. Резеда Вәлиева – шигырьләр генә түгел, прозаик әсәрләр авторы да, тәрҗемәче дә.
Кичәдә шагыйрәне татар эстрадасының танылган йолдызлары котлаячак, мәктәп укучылары Резеда Вәлиева шигырьләрен укыячак. Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова шагыйрәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Мактау хаты белән бүләклиячәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot