news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Резеда Галимованың юбилей концерты булачак

Татарстанның халык артисткасы рус композиторлары җырларын, классик рус романсларын, Татарстан композиторларының классик һәм заманча әсәрләрен башкара.

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ"). 10 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимованың юбилей концерты була. Ул Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык уен кораллары оркестрына кушылып чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Резеда Галимова рус композиторлары җырларын, классик рус романсларын, Татарстан композиторларының классик һәм заманча әсәрләрен башкарачак. Концерт 18.00дә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100