news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда рейс автобусы мәчеткә килеп бәрелгән

Һәлакәт вакытында автобуста йөртүче һәм кондуктор гына булган.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Казанда рейс автобусы Тукай һәм Камал урамнары чатындагы мәчеткә килеп кергән, дип хәбәр итә Казан автоинспекциясе.

68нче маршрут автобусы идарәне югалтып, мәчет бинасына килеп бәрелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән. Һәлакәт вакытында автобуста йөртүче һәм кондуктор гына булган.

Һәлакәт урынында хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot