news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ревматоидлы артрит авыруын булдырмау мәсьәләләре каралачак

17-18 май көннәрендә Казан дәүләт медицина академиясенең актлар залында «Ялкынсыну, аутоиммун җавап һәм шеш үсүе механизмнарының яңа концепцияләре» темасына халыкар

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Ләйсән Әсәдуллина). 17-18 май көннәрендә Казан дәүләт медицина академиясенең актлар залында «Ялкынсыну, аутоиммун җавап һәм шеш үсүе механизмнарының яңа концепцияләре» темасына халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара академиянең Үзәк фәнни-тикшерү лабораториясе инициативасы белән үткәрелә.
Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе 1973 елда ачыла. Анда Казан дәүләт табиблар белемен камилләштерү институты хезмәткәрләренә фәнни тикшеренүләр уздыру өчен тәҗрибә базасы булдырыла. 2009 елдан Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды грантына лаборатория «Ялкынсынганда RAS һәм RO гаиләләренә керә торган кече G аксымнары экспрессиясен эпигенетик көйләү» дигән тикшерү уздыра. Проект Россия Фәннәр академиясенең күзәнәк биофизикасы Институты һәм Швециянең Лунд Университетының медицина микробиологиясе һәм шеш мәсьәләләрен тикшерү бүлеге белән берлектә тормышка ашырыла. Тикшеренү кысаларында бактериаль антигеннар транслокациясе роле һәм клиникада, ялкынсыну һәм аллергия авырулары патогенезында аларга карата гумораль иммунитет өйрәнелә, ревматоидлы артрит авыруын диагностикалау һәм аны кисәтү ысулларын эшләү максатыннан артрит үсеше механизмнары тикшерелә.
Конференциядә Швециянең Lund University университеты галимнәре, Йельск университетының иммунобиология профессоры Р.Мәҗитова, Россия Табигый фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор В.Бондаренко, Россия күзәнәк биофизикасы Институты лабораториясе мөдире В.Сафронова, югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары яшь галимнәре, академия хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә. Бу турыда академиянең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.



news_right_1
news_right_2
news_bot