Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда республиканың төп чыршы бәйрәме узды
Бәйрәмдә катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татнефть-арена” боз сарае быел да 2011 нче елны озатып, якынлашып килүче яңа елга әзерләнгәндә Татарстанның төп чыршы бәйрәменә 7,5 меңләп тамашачыны үзенә җыйды. Республика Яңа ел бәйрәмендә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
“Бүген Татарстанда искиткеч бәйрәм уза. Бирегә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән иң уңган-булганнар, талант ияләре килгән. Бу бәйрәмне оештыручыларга, тантанага килгән кунакларга зур рәхмәт. Татарстан ни белән бай дигән сорауга, иң мөһиме Татарстан халкы, сәләтле балалары белән бай дип җавап бирәбез. Сез – Татарстанның киләчәге”, - дип, Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларны Яңа ел белән котлады.
Республиканың төп чыршы бәйрәмен тамаша кылырга 7-11 сыйныф укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәп иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр килгән иде. Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан 2 меңнән артык укучы чакырылган. Фойеда Казанның өстәмә белем бирү балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, “Универсиада-2013” стендлары күргәзмәсе җәелдерелгән.
“Минута славы” тапшыруына охшатып сәхнәләштерелгән тамаша узып баручы Габдулла Тукай елына багышланган. Сценарийның төп каһарманнары – Шүрәле, Су анасы, Алтынчәч жюри хөкемдарлары сыйфатында зал үзәгендә утырды. Күпкатлы сәхнә исә әкият персонажлары, балалар һәм яшьләр коллективлары, республика һәм илкүләм ярышларда җиңүчеләр хозурында булды. Тамаша биюләр, спортчылар чыгышлары, балаларның яраткан мультфильм каһарманнары – Маша һәм аю, Кот в сапогах һәм башкалар чыгышы белән үрелеп барды. Барлыгы 650 дән артык артист үз сәләтен күрсәтте. Сәхнә конструкцияләренең гаҗәеп булуы, төрле төстәге яктырткычлар күзне камаштыра иде, алар Яңа ел бәйрәменә тагын да ямь өстәде.
Тамаша барышында олимпия чемпионы Алексей Немовның спорт гимнастикасы буенча шоу номеры таң калдырды. Бәйрәм Россия эстрадасы йолдызы Нюша чыгышы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз