news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда республиканың мәгариф учреждениеләре авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ТР Премьер-министры И.Халиков булды

Беренче т апкыр гаять зур итеп уздырылган ярминкәдә 60лап мәктәп һәм профильле урта һөнәри белем бирү учреждениесе катнашты

 (Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан мәгариф учреждениеләренең традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе бүген Казанда уздырылды. “Казан” агросәнәгать паркындагы сәүдә рәтләрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та булып, эш барышын карады. Аны исә Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озата йөрде.

Татарстан мәгариф учреждениеләренең ел да уздырыла торган мондый ярминкәсе беренче тапкыр гаять киңкүләмле һәм әлеге агросәнәгать паркында булуын, республиканың һәрбер муниципаль берәмлегеннән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү мәйданнары булган 60лап мәктәп һәм профильле урта һөнәри белем бирү учреждениесе катнашуын билгеләп үтик. Аерым алганда, алар Казанга үзләре үстергән-җитештергән бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, ит, шулай ук халык һөнәрчелеге товарларын алып килгән иде. ТР Хөкүмәте башлыгы исә сәүдә рәтләрен күздән кичерде, сатучылар һәм укучылар белән аралашты. Аграр колледж һәм техникумнарда укучылар сатып алучыларның күңелен үзешчән сәнгать номерлары белән күтәрергә тырышты һәм морадына иреште дә. Моннан тыш, мәгариф учреждениеләре үз мәйданчыкларын авыл утары, җимеш бакчасы яки балчыктан савыт ясау остаханәсе стилендә итеп эшләве белән әлеге чараны бик кызыклы иткән иде.

Оештыручылар әйтүенчә, укучылар авыл хуҗалыгы һөнәрләре буенча белем алып, эшкә өйрәнеп кенә калмый, үзе укый торган учреждениегә оргтехника алу, экскурсияләргә бару, ашханәдә тукланы өчен акча да эшли.

Аннары ТР Хөкүмәрте рәисе ярминкәдә катнашучыларга сәхнәдән мөрәҗәгать итте. И.Халиков башта укытучыларга рәхмәт әйтте. “Сезнең хезмәтегез, тырышлыгыгыз бәрабәренә шундый әйбәт ярминкә оештырылды, аңа тиңе Россия күләмендә әле бармы икән... Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен практикада өйрәтү – Татарстан мәгарифендә күптәннән килгән әйбәт традиция. Авыл хезмәткәрләрен класста гына түгел, кырда да тәрбияләүнең никадәр әһәмиятле булуы вакыт та раслады”, - дип басым ясап әйтте ТР Премьер-министры. Мәктәп балаларыннан агрономнар һәм зоотехниклар “үстергән” укытучылар үзләрен кыю рәвештә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре рәтенә кертә ала, ә аларның һөнәри бәйрәме исә иртәгә билгеләп үтелә, дип өстәде үзенең чыгышында Хөкүмәт башлыгы.

Казанлылар исеменнән ул шулай ук агросәнәгать паркына үзенең продукциясен төяп килеп, шул рәвешле, республика башкаласы халкын очсыз бәядән сыйфатлы продукция белән тәэмин иткәннәрнең һәркайсына рәхмәт белдерде, мондый бәйрәм соңгысы булмас, дигән өмет баглады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100