Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда республиканың “Ел юристы” премиясен тапшырдылар
2014 елда гамәлгә куелган премия белән Татарстан хокук сакчыларының хокукый агарту һәм хәйрия эшчәнлеге билгеләп үтелә.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Ирина Ермакова). Бүген Казанның Ратуша бинасында республиканың “Ел юристы” премиясен тапшыру тантанасы узды. 2014 елда гамәлгә куелган премия үз һөнәрендә иң яхшысы дип табылган Татарстан хокук сакчыларына тапшырыла. Премиягә Россия Юристлар ассоциациясенең төбәк бүлеге әгъзасы булганнар гына дәгъва итә ала.
“Премия Россия Юристлар ассоциациясенең төбәк бүлеге бәрабәренә гамәлдә. Татарстанның горурланырлык казанышлары һәм горурланырлык кешеләре бар, Татарстан юристларының – фән һәм юридик практика вәкилләренең исемнәре күпләргә билгеле. Ассоциациядә әгъза булып тору бернинди дә өстенлек бирми, ә өстәмә йөкләмәләр һәм җаваплылык сала, чөнки ассоциация әгъзалары татарстанлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтә һәм хокук мәсьәләләрендә агарту белән шөгыльләнә. Бу бик зур һәм игелекле эш. Иң мөһиме – без гражданнарыбызны бу өлкәдә агарту өчен эш формасын таптык”, - дип игътибарны юнәлтте сәламләү чыгышында Татарстан юстиция министры Лариса Глухова һәм тантанада катнашучыларга республика Премьер-министры Илдар Халиковның котлавын җиткерде.
Премия исә 5 номинация буенча җиңүчеләргә тапшырыла: “Хокукый агарту”, “Гадел хөкем”, “Юрист һөнәренә тугрылык өчен”, “Бушлай юридик ярдәм күрсәткән өчен”, “Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау”.
“Безнең премия җәмәгатьчелекнең тануы билгесе булып тора, чөнки безнең төп бурыч һәм эшебезнең нигезе – халыкка нәкъ менә бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук аны хокукый агарту”, - диде тантанада Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илнар Гыйрфанов. Ул шулай ук ассоциациянең төбәк бүлеге гамәлдә булган вакытта (10 елга якын ара) 20 меңнән артык татарстанлыга бушлай юридик ярдәм күрсәтелүен искә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз