news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда республикакүләм мөслимәләр конкурсы үткәрелде

Күргәзмәгә төрле кул эшләре куелды

 (Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Узган шимбә көнне «Иман йорты» яшьләр үзәге, “Зәкят” хәйрия фонды булышлыгында, «Ярдәм» мәчетендә республикакүләм «Энҗе» мөслимәләр бәйгесен оештырды.

Күргәзмәдә төрле кул эшләре урын алды. Чарага килүчеләргә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә укучы күзләре күрмәүчеләрнең ясаган кул эшләре дә тәкъдим ителде.  Бәйгедә катнашучыларның эшләрен галимә Тәэминә Биктимерова, журналист Зимфира Гыйльметдинова, «Тренд» яшьләр үзәге җитәкчесе Ринат Нуриев бәяләде.

Гран-прины исә Гөлназ Садыйрова яулады.

Җиңүчеләр хакында тулырак белешмә – ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100