news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Республика яшьләр студент хезмәт отрядлары форумы узачак

Форумның йомгаклау пленар өлешендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы ниятләнә

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Сүз белән түгел, эш белән!” Республика яшьләр студент хезмәт отрядлары форумы узачак. Бу хакта Республика студент отрядлары үзәге хәбәр итә.

Форумның төп максаты – V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда яшьләрнең электораль активлыгын арттыру, шулай ук студент отрядларының 2014 нче елның җәендәге эшчәнлегенә якынча йомгак ясау.

Форумда Татарстан шәһәр һәм районнарыннан хезмәт отрядларында булган 600 ләп делегатның, муниципаль, башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның катнашуы көтелә. Форумның йомгаклау пленар өлешендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы ниятләнә.

Студент отрядлары эшчәнлегендә ел саен республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 10 меңнән артык студент катнаша. Хезмәт отрядларына төзелеш комплексы, авыл, урман хуҗалыгы тармакларында, мәдәни һәм тарихи мирас һәйкәлләрен торгызуда, энергетика, сервис, экология, сәламәтлек саклау өлкәләрендә ихтыяҗ зур.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100