news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика туберкулезга каршы диспансер яңа бинада кабул итә башлый

Бу бинада бүлекләр шундый итеп төзелгән: профилактик максат белән флюорография узарга килүчеләр туберкулез диагнозлы авырулар белән кисешми.

Республика туберкулезга каршы диспансер яңа бинада кабул итә башлый
Владимир Васильев

Дүшәмбе, 11 апрельдән, Республиканың туберкулезга каршы диспансеры Җиңү проспекты, 69 б адресы буенча яңа оешмада кабул итә башлый.

Баш табиб Алексей Алексеев әйтүенчә, бу бинада бүлекләр шундый итеп төзелгән: профилактик максат белән флюорография узарга килүчеләр туберкулез диагнозлы авырулар белән кисешми, аларга ишекләр төрле яктан керерлек итеп ясалган.

Төп ишектән туберкулез белән авыручылар кергәч, регистратурадан соң шәфкать туташлары аларны тиешле кабинетларга озатачак.

«Пациент көн дәвамында бер урында барлык кирәкле тикшеренүләрне узып, төгәл диагнозын ишетә ала», - диде баш табиб.

Аның сүзләренчә, пациентны бер урында гына тикшерү бик мөһим, юкса туберкулезга шик туганын белгәч, төрле урыннарда тикшеренәсе булганга, кайбер пациентлар куркудан хастаханәгә кире кайтмый качып та йөргән. Андыйларны эзләргә туры килгән.

Алексей Алексеев җиһазларның 80 процентка якыны безнең илдә җитештерелгәнен искәртте. Компьютер томографы исә Кытайныкы. Җиһазларга 110 млн сум акча тотылган, диспансерның гомуми бәясе 1 млрд 165 млн сум.

Казанда төп бинаның диспансер бүлекләре моңарчы Шаляпин, 20 һәм Себер тракты, 27а адреслары буенча урнашкан иде. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot