news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда республика муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында теләчелеләр җиңде

Район командасын Теләче муниципаль район башлыгы тәбрикләде.

(Теләче, 11 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасының финал ярышлары булып узды. Алар җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат кебек спорт төрләрендә көч сынаштылар.

30 меңгә кадәр халык яшәгән 13 район арасында Теләче районы командасы беренче урынны яулады,  диелә район хәбәрендә.

Район хакимиятенең утырышлар залында район командасын Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов зур җиңүләре белән тәбрик итте, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot