Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Республика көненә багышланган ат чабышлары уза
Бүген Казан ипподромында Татарстан Республикасы көненә багышланган ат чабышлары уза.
Барлыгы берничә дисциплинада медальләр уйнатылачак.
Мәсәлән, «Аргамак кубогы» категориясендә Татарстан атында Альберт Шәйхетдинов җиңү яулады.
– Бу минем атның беренче генә ярышы түгел, ул элегрәк тә чапкан иде, ләкин аны үгетләргә кирәк. Шуннан соң барысы да яхшы була.
– Холкы начармы?
– Юк, барысы да әйбәт. Бу токымдагы атлар арасында холыксызрак аргамаклар да бар.
– Татар токымы бүтәннәреннән нәрсәсе белән аерыла?
– Бездә селекция әле күптән түгел генә яңадан торгызыла башлады. Хәзер без шул юнәлештә эшлибез. Киләчәктә аларның тагын да яхшырак чабуын күрербез әле, – диде Шәйхетдинов журналистларга.
Өстәп шуны да әйтик, турнир Казан ипподромында 29-30 августта узды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз