news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Республика клиник хастаханәсе янында яңа мәчет төзеләчәк

Татарстан башкаласының Идел буе районында Бертуган Батталовлар урамында, Республика клиник хастаханәсе янында яңа мәчет төзеләчәк. Проект документациясенә дәүләт экспертизасын узды, дип хәбәр ителә «Бердәм дәүләт бәяләмәләр реестры» дәүләт мәгълүмат системасында.

«Бердәм дәүләт бәяләмәләр реестры»нда төзүче буларак «Благородные сердца» мәдәни кыйммәтләрне саклауга ярдәм итү хәйрия фонды күрсәтелгән.

Мәчетне төзү өчен проект документациясен Казанның ике фирмасы: «Акведук» ҖЧҖ һәм «Газ-Проект» компаниясе» ҖЧҖ ясаган.

Узган ел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» дини комплексы төзелешенә старт бирде. Комплекс мәчет һәм православие чиркәвен үз эченә ала. Август уртасында мәчеткә ярым ай куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot