news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Республика ифтарына волонтёрлар туплау дәвам итә

Россиядә иң масштаблылардан саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 майда Казан теннис академиясендә үтәчәк.

Казанда Республика ифтарына волонтёрлар туплау дәвам итә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Казанда алтынчы Республика ифтарын оештыруда катнашу өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлар туплау дәвам итү турында хәбәр итә.

Кунакларны каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, табыннарны әзерләү һәм җыештыру эшләрен башкару өчен ике көн дәвамында 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк 600 егет һәм кыз җәлеп итү күздә тотыла.

Белешмәләр өчен телефон: +7(843)237-86-18.

  • Россиядә иң масштаблылардан саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә үтәчәк. Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot