news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда республика халык театрлары фестивале узачак

6-15 ноябрьдә Казанның “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә Республика халык театрлары декадасы узачак

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 6-15 ноябрьдә Казанның “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә Республика халык театрлары декадасы узачак. Чараны оештыручылар – Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.
Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, Татарстанда 1800дән артык үзешчән театр коллективы эшләп тора. Театрларның 1500дән артыгы авыл җирендә урнаша. 100дән артык театр “халык” исемен йөртә. Татар театрлары саны исә 80нән артып китә.
Республика халык театрлары декадасы кысаларында үз спектакльләрен 13 театр тәкъдим итәчәк. 6 ноябрьдә Бөгелмә шәһәренең “Татар мәдәният үзәге” халык театры - Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым” музыкаль комедиясен, 7 ноябрьдә – Түбән Камадагы “Тамаша” чуаш халык театры артистлары – Гиоргий Лучның “Кама Пахпа-ши?” һәм Дмитрий Моисеевның “Апсартрап-кемсерт” комедиясен, Мөслим районы Метрәй авылы халык театры - Данил Салиховның “Туй күлмәгем- соңгы бүләгем” драмасын, 8 ноябрьдә Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы халык театры – Илгиз Зәйниевнең “Ай кызы” спектаклен, Кукмара район Мәдәният йорты халык театры Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” музыкаль комедиясен, 9 ноябрьдә Балтач районы Мәдәният йорты халык театры Хәбир Ибраһимовның “Ялгыз каен күзе” драмасын, 10 ноябрьдә – Әлмәт районы Яңа Кәшер халык театры Равил Сабырның “Ишәк чумары” комедиясен, 11 ноябрьдә Актаныш район Мәдәният йорты халык театры Нәҗип Әсәнбаевның “Су юлы” музыкаль комедиясен, 12 ноябрьдә – Зәй районы Аксар авылы халык театры Данил Салиховның “Язмыш” драмасын, 13 ноябрьдә Казан Сәет Галиев исемендәге Мәдәният Сарае халык театры Фәнәвил Галиевның “Корт” спектаклен, 14 ноябрьдә Баулы районы Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йорты халык театры Данил Салиховның “Пуля” трагикомедиясен күрсәтәләр. 15 ноябрьдә Яр Чаллының “Энергетик” Мәдәният Сараеның “Земляничка” балалар театры “Пушок-волшебник” сәхнә әсәрен, Сарман районы Мәдәният йорты халык театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасы белән Декаданы яба. Спектакльләр көндез 14 сәгатьтә һәм кич 18 сәгатьтә башлана.
Камил Саттаров сүзләренә караганда, бүген халык театрларының матди-техник яктан тәэмин ителеше түбән дәрәҗәдә. Моны күптән түгел узган халык театрларының республика сморт-бәйгесе дә ачып күрсәтте. Костюмнар, декорацияләр тузган, техник база, музыка җиһазлары искергән, күп кенә режиссерларга эшләү өчен драма әсәрләре җитми. Кайбер районнар хакимиятләре халык театрларын финанслауга җитәрлек игътибар бирми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100