news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Республика Чыршы бәйрәме башланып китте

Президент чыршысы быел 17 нче мәртәбә уза.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда "Татнефть-Арена" сараенда Республика Чыршы бәйрәме башланып китте. Республиканың 7 меңнән артык укучы баласы - Президент чыршысы тамашасы кунагы.

Президент чыршысы быел 17 нче мәртәбә уза. Бәйрәмгә югары нәтиҗәләргә ирешкән уку алдынгылары, олимпиада, спорт спартакиада, ярышларда җиңүчеләр, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары чакырылган.

Тамашада урта гасыр шәһәре гәүдәләнә. Анда кешеләр үз эше белән мәшгуль, һәм яңа ел кәефе аларда бөтенләй юк. Акыл иясе Кышның мәңгелеккә килгәне турында сөйли.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot