Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Ренат Харис либреттосы буенча күренекле архимандрит турында балет спектакле чыга
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Ренат Харис либреттосы буенча Резеда Әхиярова музыкасына яңа спектакль чыгара. Балет спектакленең төп герое – Казан губерниясе территориясендә туган чуаш милләтле күренекле архимандрит Иаканф Бичурин.
Премьера 26, 27 сентябрьгә билгеләнгән.
Куючы балетмейстер – Александр Полубенцев. Куелышның музыкаль җитәкчесе – Айрат Кашаев. Куючы рәссам – Вячеслав Окунев.
Спектакльнең үзәгендә XIX гасыр башында яшәгән күренекле шәрыкъ галиме һәм сәяхәтчесе архимандрита Иакинф (Никита) Бичурин язмышы ята. Вакыйгалар Казанда, Пекинда, Санкт-Петербургта бара.
Театр сайтында билгеләп үтелгәнчә, Иакинф (Никита) Бичурин (1777-1853) Казан губерниясе территориясендә, чуаш-рус гаиләсендә туган. Казанда дини академия тәмамлаган, 1808-1821 елларда дини миссия белән Пекинда яшәгән. Бичуринны Россия синологиясенә нигез салучы дип атыйлар, Европа күләмендә танылу алган беренче кытай белгече. 1828 елда Санкт-Петербург Император фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.
- Никита Бичурин туып үскән Акулево (Типнер) авылы хәзер Чувашия Республикасының Чабаксар районына карый.
- Быел «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестиваленә Чуваш академтеатры Никита Бичурин язмышына багышланган «Эп сÿннĕ чух – эс çун» драмасын алып килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз