news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ренат Ибраһимов башкаруындагы татар җырына мультфильм төшерәләр

Казан анимация студиясе тулы метражлы мюзиклның бер өлеше булачак "Ай, былбылым" җыры өстендә эшләргә кереште.

Казанда Ренат Ибраһимов башкаруындагы татар җырына мультфильм төшерәләр
Рамиль Гали

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Анна Тарлецкая). Казанның FILM FAY анимация студиясе рәссамнары Ренат Ибраһимов башкаруындагы җырлар буенча икенче пластилинлы мультфильм өстендә эшләргә кереште. 2017 елды чыккан Д"омой" мульфильмы һәм "Ай, былбылым" җырына клип тулы метражлы мюзиклны тәшкил итәчәк.

“4,5 минутлык беренче мультфильмны бер ел эшләдек. Бары эшләү процессында гына бу кадәр тәҗрибә тупларга мөмкин. Яңа проект шулай ук анимацион мультипликация, әмма барлык геройлар да башка стильдә ясалган. Моннан тыш, компьютер графикасы мөмкинлекләрен кулланачакбыз”,- диде "Татар-информ" хәбәрчесенә студия җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов.

Татар халык җырына икенче пластилинлы клип ясау Татарстан Мәдәният министрлыгы, шулай ук Ренат Ибраһимовның шәхсән үзе катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100