news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ренад Галимуллинның шәхси күргәзмәсе ачыла

21 октябрьдә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда рәссам Ренад Галимуллинның 70 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). 21 октябрьдә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда рәссам Ренад Галимуллинның 70 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
Күргәзмәдә Ренад Галимуллинның 1996 елда музейга бүләк иткән сыннары һәм рәсемнәре лаеклы урынын тапты. Аның эшләре бик тә үзенчәлекле һәм табигый. Алтынсу төстәге агач тамырлары төрледән-төрле һәм мәгънәле образларга әвереләләр. Безнең алга Шүрәле, урман ияләре һәм албастылар, хайваннар һәм кошлар, Тукай әкиятләрендә сурәтләнгән җан ияләре килеп баса. Беренче карашка, әлеге композицияләр кеше кулы белән ясалмаган, ә табигать тарафыннан тудырылган дигән фикер туа. Үз эшенең остасы, рәссам-бизәүче Ренад Галимуллинның барлык әсәрләре дә Габдулла Тукай геройларына кайгыртучанлык, мәхәббәт һәм юмор хисе белән сугарылган. Ул тудырган образлар арасында – Кәҗә белән Сарык, Былтыр һәм Шүрәле, Су анасы, үткен тел белән язылган “Казан һәм Кабан арты”, “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” һәм башка әсәрләрендәге персонажлар бар. Рәссам үз хезмәтләрендә акварель техникасын, тушьне оста файдалана.
Еллар үтсә дә, сынлы сәнгатьтә Габдулла Тукай мирасына мөрәҗәгать итү арта бара. Ренад Галимуллин үз композицияләренә прообраз итеп танылган сынчы Бакый Урманче әсәрләрен сайлый. Күренекле сынчы хезмәтләренең күбесендә Шүрәле темасы ачыла.
Ренад Галимуллин - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык иҗаты һәм этнографиянең Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты, күпсанлы медальләргә, дипломнарга лаек булган шәхес. Рәссам хезмәтләренә нигезләнеп, “Тукай минем йөрәгемдә” фильмы төшерелгән. Ул шулай ук - 150 ләп сатирик һәм тематик рәсемнәр, атаклы шәхесләрнең портретлары авторы. Еш кына татарның милли сәнгатенә багышланган проектларда катнаша. Иҗат коллективлары өчен рәссам Казан татарларының бизәнү әйберләре һәм костюмнарының эскизларын да иҗат итә.
Тукай музеенда күргәзмәнең тантаналы ачылышы 15 сәгатьтә булачак. Әлеге мәгълүматны Тукай музееннан хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100