news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда рельстан чыккан трамвайны кран ярдәмендә күтәргәннәр

Бу хәл Копылов һәм Воровский урамнары чатында булган.

Казанда рельстан чыккан трамвайны кран ярдәмендә күтәргәннәр
Видеодан скриншот

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда рельстан чыккан трамвайны кран ярдәмендә күтәргәннәр.

Бүген Копылов һәм Воровский урамнары чатында трамвай рельстан чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үзхәбәрчесе сөйләде.

Видеода күренгәнчә, транспортны урынына кую өчен кран чакыртырга туры килгән.

Хәзерге вакытта бу хәлнең килеп чыгу сәбәбе төгәл билгеле түгел. Һава шартлары аркасында трамвай рельстан бара алмаган дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100