news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда рельс ярылу сәбәпле трамвай үз юлыннан чыгып киткән

Юл-транспорт һәлакәте иртән Казанның Рихард Зорге урамында булган. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, вагон температура «уйнау» аркасында рельс ярылып китү сәбәпле юлдан чыккан.

4нче маршрут трамвайларының хәрәкәте вакытлыча туктатылган. Кран ярдәмендә транспортны рельска утыртканнар. Трамвайлар хәрәкәтендәге тоткарлык 1 сәгать 15 минут тәшкил иткән.

 

Фото: © шаһитлар

 

news_right_1
news_right_2
news_bot