news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда реклама такталарының саны кимегән

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласы урамнарында 898 реклама тактасы бар.

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Григорий Князев). Казанда реклама такталарының саны 33 процентка кимегән. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласы урамнарында 898 реклама тактасы бар.

Казанның тарихи үзәгендә алар бигрәк тә кимегән – Татарстан, Достоевский, Декабристлар урамнары, шулай ук Вахитов мәйданындагы такталарны тулысынча алганнар.

Гагарин, Бондаренко, Клара Цеткин урамнары да реклама такталарыннан арындырылган. Сәлимҗанов һәм Назарбаев урамнарында берәр конструкция калган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot