news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда реклама корылмаларының санын киметәчәкләр

Шәһәр урамнарында рекламаны азайту шәһәр мохитенең тышкы матурлыгын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казанда шәһәр мохите эстетикасын камилләштерү буенча чаралар үткәрүгә бәйле рәвештә реклама корылмаларының санын киметәчәкләр. Казан Башкарма комитетының Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Хәзерге вакытта реклама конструкцияләрен урнаштыру буенча яңа схемалар әзерләнә һәм шәһәр урамнарында аларны алга таба киметү күздә тотыла», - дип хәбәр итте Әскәр Баһаветдинов. Яңа схемада Академик Панин, Мәүлетов, Оренбург тракты, Декабристлар, Татарстан, Достоевский, Сәлимҗанов һәм Назарбаев урамнарында аларның санын сизелерлек киметү күздә тотыла, дип искәртте ул.

Шәһәр урамнарында рекламаларны азайту эше берничә ел дәвамында алып барыла. 2006 елда аларның саны 2200 булса, 2016 елда 1340ка калган, диде Баһаветдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100